- имгеч
- I. Кайбер тере организмнарда тәннән, үсемлектән туклыклы матдәләр суырыр өчен махсус әгъза. ИМГЕЧ СУАЛЧАН – Балык тиресендә һәм саңагында, кеше һәм хайваннарның эчке әгъзаларында паразитлык итүче яссы суалчан; рус. Сосальщик. II. ИМГЕЧ – Сары яки шәмәхә чәчәкле чүп үләне яки декоратив үсемлек; баллы чәчәк; Марҗа башмагы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.